Биш кагыйдә кадер күрми,

Биш яфасы килмичә -
Кадер күрми бар тазалык,
Җаныңны чир телмичә.
Яшьлекнең ни кадере бар
Чын картлыгың килмичә ?
Килеп, кереп, түр башына
Бармак төртеп көлмичә.
Бар байлыкның кадере юк
Хәерчелек килмичә,
Соңгы тиененнән яздырып
Чүпрәгенә төрмичә.
Вакытның кадере бармы ?
Юкка сарыф ителә,
Вакыт килер, дигән булып
Тагын нидер көтелә.
Гомер кадере соң бармы ?
Үлем килгәндә булыр...
Гомер кошың - Әйдә ! - диеп
Иңеңә килеп куныр.
Наилә Әюпова
#укы

Комментарии

Комментариев нет.