Кеше матур шул чакта —башкаларны чакыргандаүзе яккан учакка;ятлар белән танышкандакүзләре җылынганда;шул җылылыкның рәхәтенҗаның белән тойганда.Кеше кайчан матур була?Кеше матур шул чакта —ерак дустын очраткачтын,елаганда кочаклап;җырлаган чакта җырыныңмоңында эрегәндә;бәхеткә таба чапканда,күршеңә юл биргәндә.Кеше кайчан матур була?Кеше матур шул мәлдә —шигырь тыңлаган чагындауйга чума белгәндә;мәхәббәтен сүзсез генәаңлаткан мизгелендә;бәхет белән сөйләшкәндәбәхетнең үз телендә.Кеше кайчан матур була?Кеше матур шул мәлдә —иң авыр минутында датормышка гашыйк хәлдә;сөйгән ярын югалтса да,сөюен саклаганда;иң «гөнаһлы» гыйшыкның дасафлыгын аклаганда.Кеше кайчан матур була?Кеше матур шул вакыт —иле өчен, халкы өченяшәгәндә җан атып;замананың авырлыгынҗилкәсенә алганда;олы данга ирешеп тә,кече булып калганда...Ренат Харис#укы
УКЫ Татарстан . Казань . Татарча
Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул чакта —
башкаларны чакырганда
үзе яккан учакка;
ятлар белән танышканда
күзләре җылынганда;
шул җылылыкның рәхәтен
җаның белән тойганда.
Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул чакта —
ерак дустын очраткачтын,
елаганда кочаклап;
җырлаган чакта җырының
моңында эрегәндә;
бәхеткә таба чапканда,
күршеңә юл биргәндә.
Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул мәлдә —
шигырь тыңлаган чагында
уйга чума белгәндә;
мәхәббәтен сүзсез генә
аңлаткан мизгелендә;
бәхет белән сөйләшкәндә
бәхетнең үз телендә.
Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул мәлдә —
иң авыр минутында да
тормышка гашыйк хәлдә;
сөйгән ярын югалтса да,
сөюен саклаганда;
иң «гөнаһлы» гыйшыкның да
сафлыгын аклаганда.
Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул вакыт —
иле өчен, халкы өчен
яшәгәндә җан атып;
замананың авырлыгын
җилкәсенә алганда;
олы данга ирешеп тә,
кече булып калганда...
Ренат Харис
#укы