Бирче Раббым, сабырлыклар миңа,

Ярдәмеңнән мине ташлама.
Кайгыларым артта калсын иде,
Яңаларын зинһар башлама.
Бирче Раббым, исәнлекләр миңа,
Исәнлек бит гомер бизәге.
Калдырмачы кеше кулларына,
Башкасына инде түзәрмен...
Бирче Раббым, зиһенемне миңа,
Зиһенсез бит яши алмамын.
Телимен мин һәр көн шуны иртән,
Инде, дәфтәремә язамын.
Бирче Раббым, акылымны миңа,
Акылсыз, ул яшәү авырдыр.
Сабырлык, исәнлек һәм зиһен,
Шулар гына, минем малымдыр...
Бирче Раббым, иманымны миңа,
Бакый иманымнан аерма.
Бирсәң иде телнең ачкычларын,
Телсез генә мине калдырма.
Ә, мин инде чиксез шөкер кылам,
Якты дөньяларга туганга,
Газиз Аллам, рәхмәтлемен сиңа.
Дүрт ягым да сәләмәт булганга.
Лилия Сәхәбиева
#укы

Комментарии