Еллар үтә...

Ә без әле
Яшәмәдек тә сыман.
Кайчан балалар үскән дә,
Кайчан оныклар туган?
Кайчан гомер көзе җиткән?
Кайчан яшьлекләр үткән?
Кайда икән ул чибәр кыз,
Тартынып кына үпкән?
Дөнья кудык чаба-чаба,
Ким куймыйча шәп аттан.
Әллә инде үзебезне
Дөнья кудымы арттан?
Югала да куя еллар
Вакыт томаннарында,
Санамаска тырышасың
Күпме узганнарын да.
Җавапсыз калыр бу сорау −
Кайчан гомерләр узган?!
Гомер үтә... Ә без әле
Яшәмәдек тә сыман...
Физәлия Дәүләтгәрәева
#укы

Комментарии