Пікірлер
- Алдыңғы пікірлер
- Басына
- 28 сәу 18:51Абзац талантарга бай ауыл, шуларзын березе лайсан! Ижади уныштар, хаулык, бахет тик шатлыктарзан торган озон гумер
- 29 сәу 12:44Лэйсэн Нурыева беренче сыйныфка укырга килгэн вакыты истэ калган, эти -энисе( бигрэк тэ этисе) елый -елый кайтып киткэннэр иде, баланы интернатта калдырып.
- 29 сәу 17:13Лэйсэн укыган сыйныфта мин класс житэкчесе идем.Сабыр холыклы, итагатьле, тэрбияле бала булды Лэйсэн Нурыева.Жырлау таланты инде анын табигатьтэн бирелгэн. Интернат каршындагы музыкаль мэктэптэ укыды,сэнгать училищесын унышлы тэмамлап, югары белем алды. Анын кукрэктэн чыккан тавыш тембры искиткеч матур, кунелнен ин нечкэ кылларына тиеп елата,хислэндерэ, сихри тээсире бар бу монлы кызнын.
Лэйсэн, син безнен мэктэпнен горурлыгы. Сина унышлар, бэхет, сэлэмэтлек телим. - 30 сәу 06:56Афарин, Ләйсән! Ижади уңыштар, бәхет, сәләмәтлек бирһен Аллаһ !
Пікір қалдыру үшін кіріңіз немесе тіркеліңіз
Кыйгы районы Абзай авылында туган тома сукыр кызның якты киләчәге бар
Ләйсән туганда җәрәхәт ала һәм сукыр кала. Әти-әнисе бердәнбер баласына мондый язмыш юрамый, билгеле. Ә ул бөтен дөньяга таныла! Башкортстанның Нефтекама дәүләт филармониясе солисты Ләйсән Нурыева - тома сукыр җырчы. Сәламәтлеге начар булуга карамастан, кыз бик мөстәкыйль булып үсә. Җиде яшеннән ул Уфада махсус интернат-мәктәптә укый, анда сукыр кеше өчен кирәкле үз-үзенә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен ала. Укытучылар шунда ук кызның искиткеч вокаль сәләтен һәм музыкаль ишетүен күрә, аның табигый сәләтен үстерә башлыйлар. Өченче сыйныфта ул Башкортстан Балалар фонды стипендиаты була, 2008 елда аңа ЮНЕСКО артисты исеме бирелә. Хәзер исә Нефтекама дәүләт филармониясенең яшь солисты Ләйсән Нурыева «Вокал сәнгате» номинациясендә «PRO ЛЕТО» IV төбәкара иҗат конкурсында Гран-при иясе булды һәм вокалистлар арасында иң яхшыларның берсе дип танылды. Ләйсәнне максатчан булуы, зур уңышларага ирешүе бик күпләргә ныклык өсти, өмет бирә. Җырчыга иҗади уңышлар, якты киләчәк телик.