"Илһам бирүче" әдәби кунак бүлмәсендә

16 апрель көнне Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгенең Камин залында шагыйрә, өлкә себер татар язучылары берлеге рәисе, Бөтенроссия фольклор бәйгесе лауреаты, Булат Сөләйманов исемендәге премия лауреаты Клара Кучковская-Ярашованың яңа басылып чыккан "Йосоп турлы тастан" дип аталган 7 нче китабының тәкъдим итү чарасы узды. Аны шәһәрнең 13 нче китапханәсе хезмәткәре Луиза Сөрмәтова оештырып, үзе алып барды. Клара Кучковскаяның шатлыгын бүлешергә якыннары, иҗатташ дуслары, иҗатына гашыйк укучылары килгән иде.

Чара саф себер татар телендә барды. Авторны котлаучылар арасында филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин, Россия журналистлары берлеге әгъзасы, шагыйрь Сәгыйть Сагитов, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Асия Сәйфуллина, Б.Сөләйманов исемендәге премия лауреаты Әнәс Гаитов, Төмән районы, Акъяр мәчете имамы Әмир хәзрәт Балдин, үзешчән шагыйрә Гөлнара Калиева, актив җәмәгать эшлеклеләре Роза Хәкимова, Рифхәт Насыйбуллин да бар иде. Ә Земфира Шәрипова, Чулпан Акъярлы, Луиза Сөрмәтова кунакларга бүләк итеп җирле авторларның иҗат иткән җырларын башкардылар. Клара Латыйп кызының оныгы Максим Попов гармунда матур көйләр уйнады. Кичә мул табын артында сөйләшү, фикер алышулар белән тәмамланды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.
"Илһам бирүче" әдәби кунак бүлмәсендә
"Илһам бирүче" әдәби кунак бүлмәсендә
"Илһам бирүче" әдәби кунак бүлмәсендә
"Илһам бирүче" әдәби кунак бүлмәсендә
20240416_182431
20240416_185521

Комментарии