Яңа 2022 нче Ел белән, хөрмәтле төркемдәшләребез!

Җир өстенә аклык-пакьлек алып килгән Яңа ел бәйрәмебез мөбарәк, күңелле, куанычлы булсын! Үзегез сау-сәламәт, ризыгыгыз мул, эшләрегез һәрчак уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмичә, бала-оныкларның шат авазына күмелеп,кояш нурыдай балкып торсын. Киләчәккә ышанычыгыз, йөрәгегезнең серле бер почмагында сакланган өметегез тормышка ашсын, сердәш дусларыбыз! 2022нче елның 365 көне дә шатлыклы очрашуларга, бәхетле елмаюларга, куанычлы мизгелләргә бай булсын, амин.

gif

Комментарии