Рамзис Мишәр
12 мар

Март холыгын гел дә аңламасың,

Кышның, суык эшен башлаган,
Карыша алмый җылы киләчәккә,
Язга кырыс караш ташлаган..
Эресә дә өстән, кояш балкып,
Кыш төннәрен каплый боз белән,
Шуңа бәлки бик сак кына атлый,
Кар астына инде, яз кергән.
Ямау ямагандай, сипкәли дә,
Өстен ямап, соргылт көртләрнең
Артыннан ук, аннан карап тора,
Яз эретеп чыккан киртләрен.
Белә юкса, бушка тырышканын,
Югалтмаска тели, сәләтен,
Кыегыннан инде тамчы тама,
Җиңә алмый язның гадәтен.
Тутырса да, ямау ямап карлар,
Бушка сарыф итә, кыш көчен,
Хыяллары эреп барган кыштан.
Аңкый шаулап кергән, яз исе..
Рамзис Мишәр

Комментарии

Комментариев нет.