Рамзис Мишәр
30 мар

Менә тагын, шашкан язлар керә,

Изү ачык, тагын елмайган,
Арты бозга әле тик ябышкан,
Күзен кысып, үзе борынын сөртә,
Тик уйламый һич тә еларга.
Ерык авыз, туып кына чыккан ,
Бәйләве дә сүтеп ачмаган,
Ул ашыгып, ерлавыклар ерган,
Әнә инде карны ашап чыккан,
Бозлар этә, елга ташмаган..
Таңнан тора, комач җәеп күккә,
Кошчыкларны, чыр-чыр уята.
Көлке санап, кар суларын чәчә.
Йөрәкләргә кереп, дәртең ача,
Теләмәгәнен дә елмайта.
Алдасын ла! Әйдә күңелләрне!
Шашкын хисләренә ияреп,
Күзең кысып үткән чибәрләргә,
-Бер дәртләнеп алыйк әле,- димен,
Йөгәннәрне бераз җибәреп..
Кочып язгы ташкыннарны җанга,
Мин дә тиле сыман түзмимен.
Яшьлек кайтыр сыман бер адашып,
(Булсын әйдә язда бер саташу)
Кайтыр кошларымны күзлимен..
Рамзис Мишәр.

Комментарии

Комментариев нет.