Рамзис Мишәр
9 мая

Татар өчен сугыш күптән бик чит,

Татар яши, хезмәт эчендә,
Илгә корал тотып афәт килсә,
Илен яклый барлык көченә.
Таптап аның тормыш хыялларын,
Уйлый икән, дошман керергә,
Туган җире өчен, ул гел әзер,
Иле өчен, җанын бирергә.
Халкым өчен тынчлыгы татлы,
Арысландай ләкин ,яу килсә,
Газинурлар, Җәлил,Матросовлар,
Кайдан чыгар иде бу илдә
Татар тырыш, тыныч, уңган халык,
Җимерүдә түгел,төзүдә.
Карагыз ла бүген татар җирен,
Үрнәк булып тора көзгедәй.
Юк, яратмый татар сугышларны,
Ул ярата, тыныч хезмәтен,
Тик, яу белән дошман керә икән,
Кайгыртырга чыга, ил дәртен.
Рамзис Мишәр.

Комментарии

Комментариев нет.