Рамзис Мишәр
27 мар

Җәл..

Ә җәл, күнегәбез бу тормышта,
Гел дә учны кысып тотарга,
Күпме генә малын тупласак та,
Гел азсынып, әзер йотарга.
Ә җәл, онытабыз үткәннәрнең,
Бик азына канәгать булганын,
Аз куаныч шатлык өстәгәннән,
Йөздә елмаюлар туганын.
Ә җәл, карап бары үзебезгә,
Башкаларны күрә алмыйбыз,
Барысы да сиңа тиеш сыман,
Гел юк җирдән, ачу саклыйбыз.
Ә җәл шундый, дәрәҗәгә атлап,
Артыбыздан бушлык үрәбез.
Югалтабыз, бик тә якыннарны,
Дөнья малын артык күрәбез.
Бик җәл була..Шундый әче сагыш
Улаганда җанда бушлыкка,
Бик җәл, аңламыйбыз Шайтан,
Байлык белән алдап җан йота..
Ә җәл кеше, бик соң гына аңлый,
Хаталарын, үткәч тормышы.
Ә бит бала чакта канатланып,
-Кеше булам! - диеп тырышты..
Рамзис Мишәр.

Комментарии

Комментариев нет.